ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Киләсе елдан республикада традицион эшкә яраксызлык кәгазьләрен электрон формадагы документ алмаштыра башлый. 2013 елның беренче кварталында илнең берничә төбәгендә, шул исәптән, Татарстанда вакытлыча эш сәләтен югалтканда пособие алу өчен кирәкле булган кәгазьне электрон формага күчерү буенча тәҗрибә проекты старт алачак. Бу турыда бүген Казан ИT-паркында РФ Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим рәислегендә Бөтенроссия семинары булды. Россия өчен уникаль булган әлеге пилот проекты хакында фикер алышуларда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, РФ Социаль иминият фонды, аның төбәкләрдәге бүлекләре җитәкчеләре, ил төбәкләре хакимиятләре вәкилләре һ.б. катнашты.


16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru  яңа хезмәт өстәлде – мәгърифәт  документларын, галим дәрәҗәсе һәм исеме турында документларны раслау. Әлеге хезмәт белән кулланучылар документларны «Апостиль» штампы куеп раслый ала.

17 октябрь Казанда “Эшкә яраксызлык буенча электрон кәгазь” буенча пилот проект семинары узачак. Анда катнашучылар регионнарга эшкә яраксызлык электрон кәгазь кертү бенча һәм әлеге пилот проектны оештыру сораулары буенча сөйләшәчәк. Семинарда Россия Федерациясенең социаль страхование рәисе Андрей Кигим, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, федераль һәм регионнарның башкару хөкүмәте органнары вәкилләре катнашачак

Киләсе атнада Казан IT-паркында төбәкләр үсешендә мәгълүматлаштыруның роленә багышланган форум узачак. Россия төбәкләре глобаль IT-проектларны реализацияләргә әзерме? Бүген кайсы өлкәләрдә һәм тармакларда мәгълүматлаштыру аз башкарылган, кайсылары беренче чиратта IT-технологияләрне кулланышка кертүгә мохтаҗ? Нинди проектлар уңышлы гамәлгә ашырылган? Форумда катнашучылар шушы сорауларга җавап эзләячәк.

11
октябрь, 2013 ел
җомга

«Халык контроле» системасы буенча махсус утырышта бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтәм министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.


10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең Президенты вәкиләтенең мәгълүматне яклау турында Координацион Советының утырышында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Яндекс – Россиянең иң эре IT-компанияләренең берсе. 2012 елның декабрь статистикасына дөньякүләмендә ул дүртенче популяр эзләү системасы. Әлеге компаниядә эксперементлар эшләргә курыкмаучы, яңа сервислар кертүче белгечләр эшли. Шундый яңа сервисларның берсе белән сез Казан ИТ-паркында Startup-утырышта таныша аласыз.


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бу елның 9 аена ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы 18,5 млн. электрон хезмәт күрсәтелгән. Аларның 72% төрле ведомстволар запросларына туры килә.

Бүген ИТ-паркта студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары өчен цифралы грамоталык арттыру буенча конференция ачылды. Казан ИТ-паркының конференц-залында көннең беренче яртысында укытучылар һәм мәктәп укучылары, аннары студентлар Google тәҗрибәсен белән танышты. Конференцияне ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачты.


3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте белән Google компаниясе арасында Татарстанда инновацияләрне үстерүгә юнәлдерелгән ниятләр Меморандумына кул куелды. Документны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән компаниянең генераль директоры Юлия Соловьева имзалады. Чара Казан IT-паркында “Татарстан, алга!” мәгариф программасының рәсми ачылышы кысаларында узды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International