17 октябрь Казанда “Эшкә яраксызлык буенча электрон кәгазь” буенча пилот проект семинары узачак. Анда катнашучылар регионнарга эшкә яраксызлык электрон кәгазь кертү бенча һәм әлеге пилот проектны оештыру сораулары буенча сөйләшәчәк.
Семинарда Россия Федерациясенең социаль страхование рәисе Андрей Кигим, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, федераль һәм регионнарның башкару хөкүмәте органнары вәкилләре катнашачак.
Россия өчен уникаль проектның үзенчәлеге булып вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр түләү тора.
Әлеге проектны кертү, беренче чиратта, бизнеска йөкләмәне төшерәчәк. Страхование хезмәткәрләренә кәгать биттән мәгълүматтны тикшерү һәм кертүгә вакыт исраф итмәячәкләр. Эшкә яраксызлык кәгазь электрон рәвештә дәвалау учреждениеләрендә тутырылачак.
Россия Федерациясендә ел саен 48-50 млн. эшкә яраксызлык кәгазь бланкы бастырыла. Аны әзерләүгә 128-130 млн.сум акча исраф ителә. 2013 елда Татарстанда 1,2 млнэшкә яраксызлык кәгазе брелгән.