Мәгълүмати иминлек турында сораулар турында Самарада сөйләштеләр

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең Президенты вәкиләтенең мәгълүматне яклау турында Координацион Советының утырышында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.

Утырышта катнашучылар мәгълүмати иминлек турында, шул исәптә электрон документәйләнеш системасы турында сөйләштеләр.

Роман Шәйхетдинов РФ гражданнарының универсаль электрон картада саклана торган мәгълүматны яклау турында сөйләде.

 «Универсаль электрон карта (УЭК) – дәүләт, муниципаль, коммерция хезмәтләр белән кулланырга ярдәм итүче бердәм инструмент. Картада конфеденциаль мәгълүмат теркәлгән., - диде ул. – Татарстанда бар мәгълүмәтлар да тикшерерлгән канал буенча тапшырыла. Мәгълүмати системага керүче компьютерга югары дәрҗәдә якланган пароль кирәк».

Татарстан Республикасында 4 мең. УЭК тапшырылган. Хәзерге вакытта гражданнардан 3 меңнән артык универсаль карта алуга гариза теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International