«Халык контроле» системасы буенча махсус утырышта бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтәм министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
Роман Шәйхетдинов системадагы гаризаларның статистик анализын һәм ведомстволарның рейтингын тәкъдим итте. Шулай ук модераторларны укыту оештыру турында сөйләде.
Министр сүзләренчә, системадагы бар кешеләргә тест узарга тиеш булачак. Аннары соң министрлыклар, ведомстволар вәкилләре өчен укыту һәм яңадан тест уздырылачак.
«Әлеге укытулар система модераторларына «Халык контроле» системасы эшчәнлегенең сыйфатын арттыруга ярдәм итәчәк», - диде Министр