Бүген Казанда ““Россия Почтасы” ФДУП мәгълүмати технологияләр үсешендә заманча мәсьәләләр” семинары ачылды. Семинар ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Россия Почтасы” ФДУП генераль директоры урынбасары Андрей Хоробрых һәм “Татарстан почтасы” директоры Регина Кузнецова катнашты.
Хәзер ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталына uslugi.tatarstan.ru кереп, бала караганга бирелә торган пособиеләр, торак-коммуналь хезмәтләргә, җәмәгать транспортында йөрү өчен каралган субсидияләр алуга гариза юллап була.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” форумы кысаларында “Татарстан Республикасының стратегик проектлары” пленар утырышында чыгыш ясады.
Казанда “Почта России” системасында мәгълүмат технологияләрен үстерүгә багышланган семинар узачак. Семинар “Рамада” отелендә (Чернышевский урамы, 39) узачак.Семинарда ТР премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов,”Россия Почтасы” генераль директоры адрей Хоробрых, шулай ук “Росия Почтасының” ИТ-технологияләр буенча директорлары һәм урынбасарлары катнашачак.
Бүген ТР гадәттән тыш эшләр министрлыгы Росия Федерациясенең хокуклары үтәү буенча ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы янгын чыгу буенча укыту уздырды. Укытуны Россиянең гадәттән тыш эшләр министрлыгының ТР идарәсе башлыгы маринин Игорь Владимирович үткәрде. Укыту вакытында министрлык хезмәткәрләре бинадан 4 мин эчендә эвакуацияләнде.
Узган атнаны Ачык ишекләр көне һәм Иннополис Университетының STEM-үзәкләренә укукчылар сайлап алулар узды.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне “IT-экосистема: нәрсәдә эшләнелгән?” (“IT ecosystem: What is it made of?”) панель дискуссиядә катнашырга чакырабыз. Чараның оештыручысы булып Иннополис һәм РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тора.
Бүген Казанда федераль IT-форум ачылды. IT-парк мәйданында узучы чара Россия төбәкләрен үстерүдә мәгълүматлаштыруның роленә багышлана. Форумның максаты - федераль, төбәк хакимиятләре һәм эре IT-компанияләр вәкилләрен бер мәйданга җыеп, ил төбәкләрен мәгълүматлаштыруның өстенлекле юнәлешләре хакында фикерләшү, социаль әһәмияттәге өлкәләрдә мәгълүмат проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашу.
Кичә Казан элемтә электртехникумында тантаналы рәвештә стипендияләр тапшыру узды. 2013-2014 уку елында 35 иң яхшы студент ҖЧҖ “Таттелеком”, РТРС Филиалы "РТПЦ РТ", УФПС "Татарстан почтасы"- ФГУП "Почта России” филиалы, ЯАҖ "Казгорсеть", ГАУ "Югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк" и ДУП "ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге".