Хәзер ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталына uslugi.tatarstan.ru кереп, бала караганга бирелә торган пособиеләр, торак-коммуналь хезмәтләргә, җәмәгать транспортында йөрү өчен каралган субсидияләр алуга гариза юллап була.
Моның өчен Порталга кереп электрон гариза формасын тутырырга һәм аны кирәкле документларның электрон күчермәләре белән бергә юлларга гына кирәк.
Портал аша юлланган гаризаны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре карап, нәтиҗәсен кулланучының шәхси кабинетына юллый. Өстәмә мәгълүмат кирәк булганда яки кирәкле документлар тәкъдим ителеп бетмәгәндә, министрлык белгечләре мөрәҗәгать итүчегә запрос җибәрә. Бу хактагы мәгълүмат та кулланучының Порталдагы шәхси кабинетына килә.
Социаль яклау органнары белгечләре уңай карар кабул иткәндә, мөрәҗәгать итүче гражданнар шәхесен ачыклау, гаризасын имзалау һәм документларның төп нөсхәсен тәкъдим итү өчен теркәлү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенә чакырыла.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы мөмкинлекләреннән хәзер социаль ипотека программасы буенча торак шартларын яхшыртырга ниятләгән казанлылар да файдалана ала. Алар хисапка бастыруны сораган гаризаны портал аша юллый. Казанда торак бүлмәләрнең статусын торак булмаганга үзгәртү, торак йортлар эчендә үзгәртеп кору эшләрен башкаруга кагылышлы гаризалар да портал аша кабул ителә.
Әлеге хезмәтләрдән файдалану өчен ТР Дәүләт хезмәтләре Порталының логинын Федераль портал gosuslugi.ru белән бәйләргә кирәк.