Казанда “Почта России” системасында мәгълүмат технологияләрен үстерүгә багышланган семинар узачак. Семинар “Рамада” отелендә (Чернышевский урамы, 39) узачак.Семинарда ТР премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов,”Россия Почтасы” генераль директоры адрей Хоробрых, шулай ук “Росия Почтасының” ИТ-технологияләр буенча директорлары һәм урынбасарлары катнашачак.
Семинарда Lenovo, Microsoft, HP, Oracle Nederland, Intel, ААҖ «ВымпелКом», ААҖ СКБ ВТ «Искра», ҖЧҖ «РИКО Рус», ҖЧҖ «Керн СНГ», ҖЧҖ «ЮнитКлаб» компанияләр хезмәткәрләре дә катнашачак.Тармак белгечләре һәм хезмәткәрләре өч көн дәвамында почтада IT-хезмәтләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, алдынгы һәм түләү сервисларын үстерү, мәгълүмат иминлеген саклау өчен техник чараларны кулланылышка кертү, “Почта России” базасында дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне оештыру, электрон документ әйләнешен үстерү хакында фикер алышачак.
Чарада теркәлү 9 сәгать 30 минутта башланачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә алдан аккредитация үтү сорала: Yuliya.Garaeva@tatar.ru яки 264-73-34 телефоны аша.