IT-технологияләр үсешенә багышланган “Росия Почтасы” оешмасы семинары үз эшен Казанда башлады

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бүген Казанда “Россия Почтасы” ФДУП мәгълүмати технологияләр үсешендә заманча мәсьәләләр” семинары ачылды. Семинар ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Россия Почтасы” ФДУП генераль директоры урынбасары Андрей Хоробрых һәм “Татарстан почтасы” директоры Регина Кузнецова катнашты.

Семинарда Lenovo, Microsoft, HP, Oracle Nederland, Intel, ААҖ «ВымпелКом», ААҖ СКБ ВТ «Искра», ҖЧҖ «РИКО Рус», ҖЧҖ «Керн СНГ», ҖЧҖ «ЮнитКлаб» компанияләр хезмәткәрләре дә катнаша.Тармак белгечләре һәм хезмәткәрләре өч көн дәвамында почтада IT-хезмәтләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, алдынгы һәм түләү сервисларын үстерү, мәгълүмат иминлеген саклау өчен техник чараларны кулланылышка кертү, “Россия Почтасы” базасында дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне оештыру, электрон документ әйләнешен үстерү хакында фикер алышачак.

Роман Шәйхетдинов “Россия Почтасы”ның региональ бүлеге 2005 елда эшли башлавын искәртте. “Татарстан бүлеге федераль оешмага иң соңгы кушылучыларның берсе иде. Бу эш дөрес булганына без хәзер инандык. 2010 елдан бирле “Татарстан Почтасы” меңнән артык касса терминалары, 1,1 мең персональ компьютер, меңнән артык принтер, 1,4 меңнән артык электрон үлчәү һәм 60тан артык автотранспортка ия булды. Бу елның җәендә беренче “Бизнес” бүлек ачылды”, дип сөйләде Роман Шәйхетдинов.

Почтада заманча мәгълүмат технологияләрен үстерү дә тармакның үсеш стратегиясендә үзәк урынны алып тора. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ассызыклаганча, мәгълүмат технологияләрен кулланылышка кертүдән, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүдән тыш, халыкка хезмәт күрсәтү белән бәйле дәүләт һәм муниципаль заказлар алудан башка почтаның нәтиҗәлелеге турында сөйләп булмый.

Ул финанс (банк) хезмәтләре күрсәтә башлауны “Россия Почтасы” үсеше өчен өчен офык булырга тиеш, дип саный. Аның фикеренчә, почта инфраструктурасы илдә цифрлы тигезсезлекне бетерүдә дә терәк ноктасы була ала

“Россия Почтасы” ФДУП генераль директоры урынбасары Андрей Хоробрых әйтүенчә, клиентларга хезмәт күрсәтү IT-технологияләрсез була алмый. “Безгә бердәм call-үзәк кирәк. Аның ярдәмендә кешеләр почта сайтына кереп, аларның җибәргән хатлары, бандерольләре кайда икәнен күзәтә алачак. Хәзер төп бурыч – системаны үзәкләштерү, почта хәрәкәтендә контроль системасын үстерү, почта хезмәтләрен дәүләт хезмәтләре порталы белән консолидацияләү”, -ди генераль директор урынбасары.

Почтаның банк хезмәтләрен күрсәтү перспективасына килгәндә, Андрей Хоробрых сүзләренчә, моның өчен махсус лицензия алырга кирәк. Ул чикләнгән банк лицензиясе формасында булачак. Тик моның өчен предприятиегә милек формасын үзгәртергә кирәк. “Закон буенча федераль дәүләт унитар предприятиесе банк хезмәтләре күрсәтү лицензиясенә дәгъва итә алмый, моның өчен акционерлаштыру кирәк. РФ Хөкүмәтендәге һәм федераль министрлыктагы бүгнеге тенденцияләрдән чыгып, бу мәсьәлә киләсе елда хәл ителер дип уйлыйм”, -ди Хоробрых.“Россия Почтасы” генераль директоры урынбасары Андрей Хоробрых белдергәнчә, бүген Россия почтасының гамәлдәге системасы заман таләп иткән тормыш темпының 30-40 процентын гына канәгатьләндерә. “Заманча мәгълүмат технологияләрен кулланып системаны модернизацияләү бу күрсәткечне 100 процентка җиткерергә ярдәм итәчәк”, -ди ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International