ИТ-паркта «Мәгълүматлаштыру Россия төбәкләренең үсеше стимулы» федераль IT-форум үз эшен башлады

2013 елның 18 октябре, җомга

Бүген Казанда федераль IT-форум ачылды. IT-парк мәйданында узучы чара Россия төбәкләрен үстерүдә мәгълүматлаштыруның роленә багышлана. Форумның максаты - федераль, төбәк хакимиятләре һәм эре IT-компанияләр вәкилләрен бер мәйданга җыеп, ил төбәкләрен мәгълүматлаштыруның өстенлекле юнәлешләре хакында фикерләшү, социаль әһәмияттәге өлкәләрдә мәгълүмат проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Ил икътисадын үстерүдә һәм төбәкләрдә яшәү сыйфатын күтәрүдә мәгълүматлаштыруның роленә багышланган беренче пленар утырыш бүген РФ Федерация Советының мәгълүмат җәмгыятен үстерү комиссиясе рәисе Руслан Гаттаров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Сколково” фондының мәгълүмат технологияләре фонды башкаручы директоры Игорь Богачев, “Ведомости” газетасы баш мөхәррире урынбасары Александр Губский һ.б. катнашында узды. 

Форумның максаты - тормышның халык өчен аеруча әһәмиятле булган өлкәләрен уңайлы мәгълүмати технологияләр беән тәэмин итү, әлеге тармактагы кызыклы проектларны барлау. Хөкүмәт вәкилләре, зур IT-компанияләр һәм Россиянең төбәк җитәкчеләренә үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен бәйсез мәйданчык булдыру - шулай ук мөһим максатларның берсе буларак карала.

Чараның пленар утырышы мәгълүматлаштыруның икътисади үсешкә йогынтысы турында фикер алышуга багышланды. Федерация Советында мәгълүмати җәмгыятьне үстерү буенча комиссия рәисе Руслан Гаттаров үзенең чыгышын «Электрон хөкүмәт» проекты белән бәйле мәсьәләләргә багышлады. «Россия бик зур ил. Электрон хөкүмәтнең бер төбәктә яхшы эшләп, икенче урында түбән дәрәҗәдә оештырылган булуы бер дә яхшы күренеш түгел. Безгә әлеге эшчәнлекне россиякүләм дәрәҗәдә бердәм итеп башкару кирәк», - дип белдерде ул чарага җыелган делегатларга.Әлеге проектның Татарстанда аеруча уңыш казанган булуы беркем өчен дә сер түгел. Руслан Гаттаров фикеренчә, республикада әлеге мәсьәлә, беренче чиратта, җитәкчеләрдә яклау тапкан. Үзләрендә сынап караганнан соң гына алар әлеге системаны халыкка тәкъдим иткән.  

Руслан Гаттаров үз чыгышында мәгълүматлаштыруның төбәкләрдә тигез дәрәҗәдә алып барылырга тиешлегенә басым ясады. “Мәгълүматлаштыру дәрәҗәсе илнең бер төбәгендә югары булып, икенчесендә уртача яки түбән булырга тиеш түгел. Россияне бербөтен буларак гомуми мәгълүматлаштыруга омтылырга тиешбез”, - дип ассызыклады ул. 

Руслан Гаттаров Татарстанның мәгълүматлаштыру өлкәсендә күпкә алга китү сәбәбен республика җитәкчелегенең бу эшне үз мисалларыннан башлавы белән бәйләп аңлатты. “Төбәкләрдә мәгълүматлаштыру аның кирәклеген аңлаган кеше булганда гына яхшы бара ала. Төбәкләр дәрәҗәсендә шундый кеше төбәк яки Хөкүмәт башлыгы, ил күләмендә Президент яки Премьер-министр булырга тиеш”, дип саный Руслан Гаттаров. Ул Премьер-министр Дмитрий Медведевның дәүләт органнарына мәгълүмат технологияләре кертү буенча хөкүмәт комиссиясен шәхсән үзе җитәкләвен ассызыклады. 

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов фикеренчә, мондый форумның төбәкләрдә уздырыла башлавы ил белән идарәдә төбәкләрне мәгълүматлаштыруның роле арта баруын күрсәтә. Ул форум делегатларына Татарстанда электрон формада күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, “Электрон мәгариф”, “Электрон сәламәтлек саклау”, “Халык контроле” системалары хакында мәгълүмат бирде. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, республикада һәр секунд саен ике электрон хезмәт башкарыла. Шул рәвешле, халык аена 2,5 миллион хезмәтне интернет аша тормышка ашыра. Мәсәлән, 2012 елда татарстанлылар өчен 16,3 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Быел исә бу сан 40 процентка югарырак булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International