Хөрмәтле журналистлар! Сезне “IT-экосистема: нәрсәдә эшләнелгән?” (“IT ecosystem: What is it made of?”) панель дискуссиядә катнашырга чакырабыз. Чараның оештыручысы булып Иннополис һәм РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тора.
Әлеге чара 31 октябрьдә 16:00 сәгатьтә Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” форумы кысаларында узачак (Мәскәү, Крокус Экспо, I зал).
IT-өзеклелек мөмкинме?
Россиядә IT-индустрия үсеше ноктасы нәрсәдә?
Яхшы IT-белгечләрне ничек безнең илдә калдырыррга?
IT-белгечләрнең яшәү рәвеше IT-өлкә үсешенә йогынты ясыймы?
Шушы һәм башка сорауларны панель дискуссиядә катнашучылар һәм экспертлар күтәрәчәк. Чарада катнашырга РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марк Шмулевич, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Икътисад министры Мидхәд Шагиәхметов, CMU ректоры һәм вице-президенты Марк Камлет һәм башкалар чакырылган.
Дискуссиянең модераторы – Almaz Capital Partners компаниясенә нигез салучы һәм партнеры Александр Галицкий.
Коллегалар, Сезнең шулай “Иннополис” проекты стендын күрергә Open Innovations Expo (№12 залга) чакырабыз.
Тулырак мәгълүмат һәм чарага аккредитация өчен:
Гараева Юлия, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Yuliya.Garaeva@tatar.ru
Тел.: 8 (843) 264-73-34, моб.: +7 937 525-94-12
Тулырак мәгълүмат һәм Форумга аккредитация өчен:
Машина Надежда, «Форум инноваций» фонды, n.mashina@forinnovations.org
Тел.: 8 (495) 660 06 68 (#4089), моб.:+7 903 796 62 03