Роман Шайхетдинов Санкт-Петербургта узган “Татарстанның Стратегик проектлары” пленар утырышында Иннополис турында сөйләде

2013 елның 22 октябре, сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” форумы кысаларында “Татарстан Республикасының стратегик проектлары” пленар утырышында чыгыш ясады.

Бу чарада шулай ук ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Алабуга” сәнәгый-җитештерү тибындагы МИЗ ААҖ генераль директорының резидентлар белән элемтәдә тору буенча урынбасары Ренат Хәлимов катнашты.

“Бүген кешеләр кыйммәтле актив булып тора, - дип билгеләп үтте фикер алышу вакытында Роман Шәйхетдинов. – Шуңа күрә белгечләрне һәм аларның гаиләләрен, шулай ук укытучыларны һәм студентларны җәлеп итү һәм урында калдыру иң мөһим мәсьәлә булып тора”.

“Иннополис” проектының максаты – 2030 елда Казан янында нәтиҗәле шәһәр экосистемасы булдыру. 

Проект идеясе 2010 елда туды, ә 2012 елның 9 июнендә проектка рәсми старт бирелде, дип искәртте Роман Шәйхетдинов.

“Иннополисның заманча югары технологияле шәһәр, анда яхшы яшәү шартлары, талантлы яшьләр өчен уңышлы уку һәм югары класслы белгечләр өчен уңышлы эшләү мөмкинлекләре булачагына ышанабыз, - диде Роман Шәйхетдинов. – Проектны гамәлгә ашыру ил икътисадына, югары интеллектуаль җәмгыять булдыруда уңай йогынты ясаячак”.

“Ни өчен нәкъ менә Иннополис? Беренчедән, әлеге проект ил буенча ИТ-технологияләр өлкәсендә кадрлар җитмәү проблемасын хәл итәчәк. Прогнозлар буенча, 2018 елга ИТ өлкәсендә кадрлар дефициты 300 мең.кешегә кадәр җитәргә мөмкин. Иннополис- яшьләр өчен ИТ өлкәсендә яшәр, укыр өчен яхшв мәйдан булачак”, - ди Министр.

2015 ел ахырына эксплуатациягәпроектның беренче пуск комплексы – 300 мең. кв.м. мәйданлыгы бина һәм 5 мең кеше яшәрлек торак– тапшырылачак.

Иннополисның мөһим элементы булып ИТ-университет торачак. Университетта 5 меңләп дип студент укыр дип күзаллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International