Киләсе атнада Казан IT-паркында төбәкләр үсешендә мәгълүматлаштыруның роленә багышланган форум узачак. Россия төбәкләре глобаль IT-проектларны реализацияләргә әзерме? Бүген кайсы өлкәләрдә һәм тармакларда мәгълүматлаштыру аз башкарылган, кайсылары беренче чиратта IT-технологияләрне кулланышка кертүгә мохтаҗ? Нинди проектлар уңышлы гамәлгә ашырылган? Форумда катнашучылар шушы сорауларга җавап эзләячәк.
Әлеге россиякүләм җыенның максаты - федераль, төбәк хакимиятләре органнары вәкилләрен, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче эре компанияләрне бер мәйданга туплап, ил төбәкләрен мәгълүматлаштыруның өстенлекле юнәлешләрен билгеләү, социаль өлкәдә IT-проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашу.