Startup-утырыш: Булат Кәримов һәм Владимир Горов белән «Яндекс.Утрау» проекты турында күбрәк бел

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

Яндекс – Россиянең иң эре IT-компанияләренең берсе. 2012 елның декабрь статистикасына дөньякүләмендә ул дүртенче популяр эзләү системасы. Әлеге компаниядә эксперементлар эшләргә курыкмаучы, яңа сервислар кертүче белгечләр эшли. Шундый яңа сервисларның берсе белән сез Казан ИТ-паркында Startup-утырышта таныша аласыз.

10 октябрь Казан ИТ-паркының бизнес-инкубаторында Булат Кәримов һәм Владимир Горов Яндексның яңа проекты- «Яндекс. Утрау» проекты турында сөйләячәк. Әлеге платформа яңа интерфейс һәм интерактив җаваплар белән.

 Startup-утырышлар 10 октябрь 18:30 сәгатьтә Бизнес-инкубаторда узачак.

Чарага теркәлү: http://binkubator.timepad.ru/event/85017/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International