Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Google компаниясе арасында ниятләр Меморандумы имзаланды

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте белән Google компаниясе арасында Татарстанда инновацияләрне үстерүгә юнәлдерелгән ниятләр Меморандумына кул куелды. Документны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән компаниянең генераль директоры Юлия Соловьева имзалады. Чара Казан IT-паркында “Татарстан, алга!” мәгариф программасының рәсми ачылышы кысаларында узды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 

Татарстан “Алга Googlе белән!” дигән уникаль мәгариф инициативасын гамәлгә ашыруда компаниянең илдәге беренче төбәге булды. Әлеге программа Россия төбәкләрендә Интернет технологияләрен һәм аларны кулланучыларның мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Республика җитәкчелеге теләктәшлегендә Татарстан өчен Google катнашында махсус “Татарстан, алга!” дигән мәгариф программасы эшләнгән. 


Чарада катнашучыларны сәламләгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәгариф программасының республикадагы тенденцияләргә туры килүен ассызыклады. “Соңгы елларда эшләгән эшләребезнең барысы да IT-технологияләр белән бәйле. Бүген Googlе эшләгән күпчелек продуктларны кулланабыз. Бүген имзаланган Меморандум компания белән республика хезмәттәшлеген системалы план нигезендә алып барырга ярдәм итәчәк”,-ди ул. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның илдә IT-технологияләр өлкәсендә лидер булуын ассызыклап, алга таба да бу пози
цияне саклап калырбыз, дигән ышаныч белдерде. 

 

Компаниянең генераль директоры Юлия Соловьева сүзләренә караганда, бүген ил халкының яртысыннан артыгы даими рәвештә Интернет мөмкинлекләреннән файдалана. “Безнең бурыч - мөмкин кадәр күбрәк кешегә шундый мөмкинлек тудыру. Бу өлкәдә безгә төбәкләр белән эшләү бик мөһим, чөнки бүген яңа кулланучыларның 90 проценттан артыгы төбәкләргә, халкы 100 мең кешедән азрак булган шәһәрләргә туры килә”, - дип ул соңгы елларда төбәкләр белән гамәлгә ашыра торган аерым мәгариф программаларына тукталып үтте. 


Ул яңа программаны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек һәм энтузиазм өчен Татарстан ягына рәхмәт белдерде. “Яңа программабызны югары планкадан башлап җибәрергә булдык”,-ди ул ни өчен беренче Татарстанны сайлауларын аңлатып.

 

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әлеге уникаль проектның потенциаль кулланучылар, Интернет программалар эшләүчеләр, мәгариф процессында катнашучылар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре өчен дә бердәй әһәмияткә ия булуына игътибар юнәлтте. Министр чыгышын Татарстанның мәгълүмат технологияләре өлкәсендә иң алга киткән төбәк булуын раслаучы мисаллар белән баетты. Аның сүзләренә караганда, хәзер республикада һәр секунд саен электрон формада ике хезмәт, ә бер ай эчендә 2,5 млн нан артык электрон хезмәт күрсәтелә. Ул Татарстандагы заманча инфраструктураның үсеше әлеге югары күрсәткечкә ирешүдә ярдәм итүен ассызыклады. Россиядә җан башына туры килгән электрон хезмәтләр саны буенча да Татарстанда иң зур күрсәткечләр булуын искәртте.

 

“Республикада шушындый алдынгы тәҗрибә туплау, алга киткән инфраструктура булу Google га проектларын тагын да нәтиҗәлерәк гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк”, -диде Роман Шәйхетдинов. Ул республиканың компания белән бүген имзаланган ниятләр Меморандумын системалы гамәлгә ашырачагын ышандырды. 


Яңа мәгариф программасы кысаларында Казанда ике атна дәвамында бизнес-семинарлар, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен лекцияләр, мәгариф хезмәткәрләре, программалар эшләүчеләр өчен конференцияләр оештырылачак. Аерым алганда, мәгариф хезмәткәрләре белем бирү процессында Интернет технологияләр куллануга багышланган белем күтәрү курслары да узачак. Компьютер программалары эшләүчеләр арасында “Хакатон” дигән махсус бәйге оештырыла. Балалар-үсмерләрнең интернет проектлары бөтенроссия бәйгесенә дә шушы көннәрдә Казанда старт биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International