Роман Шәйхетдинов: «Технологик яктан Татарстан «Электрон эшкә яраксызлык кәгазьләре» проекты буенча пилот мәйдан булырга әзер»

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Киләсе елдан республикада традицион эшкә яраксызлык кәгазьләрен электрон формадагы документ алмаштыра башлый. 2013 елның беренче кварталында илнең берничә төбәгендә, шул исәптән, Татарстанда вакытлыча эш сәләтен югалтканда пособие алу өчен кирәкле булган кәгазьне электрон формага күчерү буенча тәҗрибә проекты старт алачак. Бу турыда бүген Казан ИT-паркында РФ Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим рәислегендә Бөтенроссия семинары булды.

Россия өчен уникаль булган әлеге пилот проекты хакында фикер алышуларда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, РФ Социаль иминият фонды, аның төбәкләрдәге бүлекләре җитәкчеләре, ил төбәкләре хакимиятләре вәкилләре һ.б. катнашты.

Әлеге яңалыкның асылы шунда: табибка күп вакытын сарыф итеп пациентының вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен тутырып утырырга кирәк булмачак. Компьютерга кертелгән мәгълүмат ведомстволар арасындагы электрон документ алмашу системасы ярдәмендә Социаль иминият фондының бердәм базасында тупланачак.


«Электрон эшкә яраксызлык кәгазь проекты, бердән, гражданнарга вакытлыча эш көчен югалту буенча пособиеләрне алу процедурасын гадиләштерергә ярдәм итәчәк. Ләкин иң мөһиме ул табибның кәгазьне кәгазен тутырырга сарыф иткән вакытын сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә юнәлтәчәк, -дип саный РФ Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим. - Әлеге проект сыналачак төбәкләрне сайлаганда беренче планга аларның инфраструктура ягыннан әзерлеге чыгарга тиеш. Мәгълүмат системасының үсешеннән тыш, табибларның электрон цифрлы имзасн булдыру, мәгълүмат иминлеген саклауның тәэмин ителеше дә мөһим шарт итеп куела. Андрей Кигим Татарстанда мәгълүмат технологияләренең аеруча югары үсештә булуын искәртеп, бүгенге этапта яңа проектны сынауга Татарстан белән берлектә технологик яктан иң әзерлекле булган Мәскәү, Санкт-Петербург калалары һәм Самара өлкәләре дәгъва итә ала дип саный. Самараның аерым медицина учреждениеләрендә электрон кәгазьләрне тутыру буенча беренче омтылышлар да ясалган булган».


ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдергәнчә, безнең дәвалау учреждениеләрендә электрон эшкә яраксызлык кәгазьләрен бирү адымнары моңарчы ясалмаган. Шулай да республикада әлеге проектны сынау өчен җитәрлек база бар, дип саный ул. Аның ассызыклавынча, гражданнарның сәламәтлеге турындагы мәгълүмат конфиденциаль характердагы, иң югары сакланыш дәрәҗәсе таләп ителгән мәгълүмат санала. Проектны гамәлгә ашырганчы, иң беренче чиратта, сәламәтлек турындагы бу мәгълүматларның сакланышын тәэмин итү чараларын күрү кирәк. Роман Шәйхетдинов фикеренчә, проектны ил күләмендә эшләтеп җибәргәнче аерым төбәкләрдә сынау аның технологик, оештыру һәм хокукый яктан тәэмин ителешендәге җитешсез якларны ачыкларга ярдәм итәргә тиеш.
Роман Шәйхетдинов Татарстанда 2010 елдан бирле сәламәтлек саклау өлкәсендә электрон мәгълүмат системалары эшләвен, электрон медицина картасы проекты гамәлгә ашырылуын, «Электрон сәламәтлек саклау» системасының актив кулланылыш фазасында булуын ассызыклады. Әлеге системада бүген республикадагы барлык Үзәк район хастаханәләре катнаша. Бүген Татарстанда 12 меңнән артык табибның цифрлы электрон имзасы булдырылган.

«Аның булуы табибларга инде хәзер үк төрле мәгълүмат системаларында юридик әһәмияттәге гамәлләр башкарырга, шул исәптән яңа пилот проектында катнашу өчен дә мөмкинлек бирә», -ди министр.

Ул электрон эшкщ яраксызлык кәгазьләр проектының мөһим социаль-икътисади нәтиҗә бирәчәгенә шикләнми: очсыз-кырыйсыз кәгазь эшеннән дә коткара, бюджет өчен дә экономия. 
Электрон эшкә яраксызлык кәгазе проекты дөньяның кайбер илләрендә инде тәҗрибә булудан туктап, тулы көченә реализацияләнә. Роман Шәйхетдинов аның кысаларында җаваплы ведомстволар арасында хезмәттәшлекне оештыруның зур көч соравын искәртте. Проектны сынау ким дигәндә 10-12 айга сузылачак. 


Бүгеге Бөтенроссия семинары йомгаклары буенча РФ Социаль иминият фонды, Сәламәтлек саклау, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары белән берлектә эш төркеме төзеләчәк. Ул тагын бер кат проектны сыный башларга әзерлекле төбәкләр мөмкинлекләрен өйрәнәчәк. Андрей Кигим консультацияләрдән соң сынауны киләсе елның беренче кварталыннан башлау ихтималын хәбәр итте. Проект бюджет учреждениеләрендә, эре һәм зур булмаган предприятиеләрдә сыналачак. Элемтә министрлыгы исә әлеге проект кысаларында электрон документ әйләнешен координацияләячәк, шәхси мәгълүматларны саклауда ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International