Бүген ИТ-паркта студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары өчен цифралы грамоталык арттыру буенча конференция ачылды. Казан ИТ-паркының конференц-залында көннең беренче яртысында укытучылар һәм мәктәп укучылары, аннары студентлар Google тәҗрибәсен белән танышты.
Конференцияне ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачты. «Сез бүген Казан ИТ-паркында җыелдыгыз. Биредә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең инновацион проектлары тормышка ашырыла. Сезгә дә үз эшчәнлегегезне дөресм аңларга телим. Һәрчак үзегезгә өметләнергә, дуслар ярдәмен тоерга, командада яхшы эшләргә телим. Бүген безнең илдә эшкуралык җитми, аеруча икътисадның инновацион юнәлешләре өлкәсендә. Бу хәлне үзгәртергә вакыт. Сезгә яхшы проектлар башкаруда уңышлар телим», - диде Роман Шәйхетдинов.
Сәламләү сүзләреннән соң Роман Шәйхетдинов сәхнәгә Питер Вестербак - Angry Birdsка нигез салучы, Rovio Mobileнең маркетинг буенча директорын чакырды. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Вестербаканы «дөнья буенча IT өлкәсен үстерүче уңышлы кешеләрнең берсе» дип атады.
Вестербак җыелганнарны сәламләп, Rovio компаниясе уңышы турында, шул исәптән Angry Birds проекты турында сөйләде.
«Мин бу залда яшьләрне күрүемә бик шатмын! Rovio һәм Angry Birds тарихына күз салсаң, уңыш тиз арада килмәгәнен аңлап була. Беренче вакытта бу команда студентлар иде. Аларны бер максат берләштерде. Ә бүгенге көндә без YouTube кебек гигантлар белән чагыштырганда тизрәк үсәбез. Уңыш – вакыт һәм тырышлык таләп итә»,- диде Вестербак.
Angry Birds, Amazing Alex, Bad Piggies, The Croods компанияләрен дөнья буйлап беләләр, ә фирма хезмәткәрләре саны 500дән артты.