“IT-чемпион” бәйгесенең иҗади номинациясенә эшләр кабул ителә

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесе 2013 елның 1 мартында старт алды. Ул ике номинация буенча үткәрелә: “Иң актив укучы” һәм “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталын үстерү”.

“Иң актив укучы” номинациясе 3 этапта үткәрелә. Бәйгенең бу номинациядәге соңгы этабы 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр уздырыла.

“Иң актив укучы” номинациясендә 237 мең мәктәп укучы катнаша, аларның мәктәп логиннары Порталдагы 281 мең өлкәннәрнең шәхси кабинетларында сакланган.

Исегезгә төшерәбез, “Иң актив укучы” номинациясе кысаларында укучылар өлкәннәрне ТР хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru белән кулланырга өйрәтәләр. Шәхси кабинетта мәгълүматларны тутырган өчен, һәм һәрбер Портал аша үткәрелгән түләү өчен укучыларга баллар өстәлә. Этап ахырында 153 мәктәп укучы iPad планшетлары белән бүләкләнәчәк.

Бәйгенең “ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталын үстерү” дигән иҗади номинациясендә катнашып, укучылар программалаштыру, дизайн буенча сәләтләрен күрсәтә, сервислар һәм электрон хезмәтләр буенча кызыклы идеяләрен тәкъдим итә.

Әлеге номинациядә җиңүчеләр биш категория буенча билгеләнәчәк (“Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотиб”, “Иң яхшы видеоролик”, “Иң яхшы презентация”, “Иң яхшы мобиль кушымта”, “Интернет-кушымта”).

Иҗади номинациягә эшләр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Ике номинациянең дә нәтиҗәләре декабрь ахырында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International