Роман Шәйхетдинов “Татарстан Республикасында инвестицияләү һәм бизнес алып бару: Россия-Сингапур Форумының махсус чарасында” катнашты

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

Форум кысаларындагы махсус чараны Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы оештырды. Максаты: чит ил инвесторларына Татарстан потенциалын тәкъдир итү. Очрашуның модераторы - Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының  инвестицияләрне этәрү башлыгы Вайетт Форд.

Презентациядә бизнесменнар, Россия һәм чит ил журналистлары, Сингапур эшмәкәрләре катнашты.

Чараны ачып, Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм Россия Федерациясенең алдынгы төбәге буларак Татарстан белән багланышлар урнаштырырга теләкләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан делегациясе составында республиканың министрлыклары, ведомстволары һәм эре бизнес вәкилләре булганын искәртте.

ТР Президенты шулай ук түгәрәк өстәл барышында Татарстан һәм Сингапур эшмәкәрләре бер-берсе белән танышып, киләчәк проектлар турында килешерләр дип өметләнүен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Татарстанда Сингапур Премьер-министры урынбасары, финанслар министры Тарман Шанмугаратнам әфәнде җитәкчелегендә Сингапур делегациясе булганын искә төшерде. Әлеге визит кысаларында Татарстан-Сингапур эшлекле форумы уздырылды, анда Сингапурның берничә ведомствосы һәм компанияләре вәкилләре катнашты (IDA International, RSP Architects, Educare, ST Electronics, IE Singapore, Ascendas, Surbana International). Шуларның кайберләре белән Татарстан инде актив рәвештә төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә, хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды, дип хәбәр итте ТР Президенты.

Шулай ук Татарстан Президенты мәгариф һәм мәгълүмат технологияләре өлкәләрендә багланышлар артканын билгеләп үтте. Сингапур компанияләре Татарстандагы "Иннополис" һәм "Смарт-Сити Казан" проектларына җитди рәвештә ярдәм итәләр.  Гомумән, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Республикасының инновацион һәм инвестицион үсеше химия, нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, IT-индустрия һәм телекоммуникацияләр, төзелеш һәм төзелеш материалларын җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, медицина һәм фармацевтика юнәлешләрендә  гамәлгә ашырыла.

ТР Президенты хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан - РФ регионнарының алдынгы, тиз үсеп баручы, инвестияләргә уңай регионы. Республикада әзер инфраструктуралы индустриаль парклар челтәре бар - "Алабуга" МИЗ, IT-парк, "Идея" технопаркы, Агросәнәгать паркы, "Химград" технополисы, "Мастер" Кама индустриаль паркы, "Кама Аланы" индустриаль паркы, "Чистай", "М-7" һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга 2013 елның июлендә Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасы узганын, 2015 елда Су спорт төрләре чемпионаты, ә 2018 елда футбол буенча дөнья Чемпионаты узачагын хәбәр итте.

ТР Президенты фикеренчә, мондый зур чараларны әзерләү һәм уздыру бизнес вәкилләренең багланышларына, тәҗрибә уртаклашуга һәм дөнья тәҗрибәләрен кулланырга уңай шартлар тудыра.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов бөтенесен дә Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә чакырды. "Ел саен үткәрелә торган Россия-Сингапур эшлекле форумы кебек мөһим һәм авторитетлы мәйданчык кысаларында уңышлы кооперация өчен яңа перспективалар билгеләп булачана өметләнәм", - дип мөрәҗәгать итте Азия инвесторларына Рөстәм Миңнеханов.

Инвесторлар белән очрашу Казан турындагы «A Thousand Worlds of New» видеролигын күрсәтеп дәвам итте. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов  республиканың кызыклы инвестицион проектлары турында сөйләде. "Казан Смарт Сити: Россиядә яңа эшлекле үзәк" проектын Вайетт Форд тәкъдир итте.

"Иннополис МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов "Иннополис" икътисадый зонасы турында сөйләде, Татарстан мәгариф проектлары белән   Educare компаниясенең баш башкарма директоры Майк Тируман таныштырды.

Чарадан соң Рөстәм Миңнеханов "CNA" Сингапур яңалыклар каналы журналистлары сорауларына җавап бирде һәм Сингапур Министр-остазы Ли Куан Ю турындагы документаль фильмны төшерүдә катнашты. ТР Президенты үзенең "Сингапур икътисадый могҗизасын төзүче" турындагы истәлекләре турында сөйләде

Бүген Сингапурдагы эшлекле форум эше пленар утырышлар һәм панель дискуссияләр рәвешендә дәвам итәчәк, аларда Татарстан делегациясе дә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International