Казанда 1 октябрьдә “Татарстан, алга!” программасы старт алачак. “Татарстан, алга” - Google компаниясенең экспертларыннан семинарлар, түгәрәк өстәлләр һәм лекцияләр. Сессияләр махсус төрле кулланучылар өчен эшләнелгән - студентлар һәм мәктәп укучылары, укытучылар, разработчиклар, эшкуарлар. Чаралар Казан ИТ-паркында Петербург урамы, 52 йортта үткәреләчәк.
Без Сезне 3 октябрьдә узачак “Татарстан, алга!” программасының тантаналы ачылышы чарасына чакырабыз. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Google оешмасының генераль директоры Юлия Соловьева, федераль хөкүмәт органнары һәм хакимият вәкилләре катнашачак.
Чара ИТ-паркта сәгать 10:00 узачак. Теркәлү 9:00 сәгатьтә башланачак.
Шулай ук, 3 октябрьдә махсус массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен семинар үткәреләчәк. Семинар кысаларында ничек Google продуктлары журналистларга ярдәм итәчәге сөйләнеләчәк. Төп темалар:
Семинар ИТ-паркның матбугат үзәгендә 13:30 сәгатьтә башланачак, катнашучыларны терәх 13:00 сәгатьтә башланачак.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен семинарда катнашуын 3 октбярьгә 16:00 сәгатькә кадәр катнашуларын хәбәр итүләрен сорыйбыз: +7 495 664 28 88 телефоны яки Moscow.google@ketchum.com электрон почтасы аша.
Сез шулай ук “Татарстан, алга!” программасының башка чараларында катнаша аласыз. Сессияләрдә катнашу бушлай.