Роман Шәйхетдинов Сингапурда Ascendas һәм Ida International җитәкчеләре белән очрашты

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

23-25 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов республикадан рәсми делегация вәкиле буларак Россия-Сингапур Форумында катнаша.

Дүшәмбе министр Ascendas компаниясе офисында булып, компания Президенты Манохар Кхиатани (Manohar Khiatani) белән очрашты.

Ascendas  компаниясе - территорияләрне комплекс үстерү өлкәсендә лидер. Аларның тәҗрибәсе Татарстан өчен кызыклы, һәм Иннополис шәһәрен территориаль планлаштыруда файдалы булуы ихтимал. Безнең Иннополис проектын үстерү перспективалары турында кызыклы сөйләшү булды. Президент белән сөйләшүләрне Казанда дәвам итү турында килештек. Ascendasны Иннополиста көтәбез”, - дип сөйләде Роман Шәйхетдинов.

Кичә Роман Шәйхетдинов  шулай ук Ida International директоры Винсент Вонг (Vincent Vong) белән очрашты. Очрашуда электрон хөкүмәт, балалар өчен IT-мәгариф системасын Infocom программасы буенча үстерү турында сөйләштеләр.

Очрашуларда югары технологияләр өлкәсендә технопарк “ИТ-парк” директоры Антон Грачев та катнашты.

Белешмә

Ascendas территорияләрне комплекс үстерү өлкәсендә 30 елдан артык хезмәт итә. Компаниянең портфолиосында Сингарпурдагы Science Park компаниясе, Һинстандагы Бангалордагы Халыкара технопарк, Кытайдагы  Далянь-Ascendas  ИТ-паркы, Филиппиндагы  Carmelray  индустриаль парк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International