Google компаниясе шушы көннәрдә Казанда үткәрелгән “Google белән алга!” программасы кысаларында Иннополис Университеты вәкилләрен робототехниканы укыту буенча түгәрәк өстәлгә чакырды. Иннополис Университеты партнерлары - Carnegie Mellon University (АКШ) һәм Mezon.ru компанияләр группасы - булган чара Казан ИТ-паркында 1 октябрьдә үткәрелде. Очрашуда 20дән артык белгеч катнашты.
Очрашу кысаларында катнашучылар робототехниканы укыту буенча махсус конценцияләрен тәкъдим иттеләр. Ике якта киләчәктә әлеге сорау буенча тирәнтен сөйләшү буенча тагын да очрашулар үткәрү турында килештеләр.
Google Forward программасының координаторы Гөлнара Ластовецкая әйтүенчә, “Google белән алга!” программасы Россия регионнарына керү буенча беренче гигант-интернет проект булып тора. “Без бүген Татарстанда – Казанда – илнең алдынгы инновацион регионында булуыбызга шатбыз!”, - диде Ластовецкая.
Иннополис Университетының маркетинг буенча директоры Дмитрий Болтянский түгәрәк өстәлдә катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде, Google проектлары белән алга таба да хезмәттәшлек итәрбез, дип белдерде.