Казан ИТ-паркында Россия һәм Кытай вәкилләре элемтә һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанда Россия-Кытай Комиссиясенең XII элемтә һәм мәгълүмати технологияләр подкомиссиясе үз эшен тәмамлады. Подкомиссиянең рәисе – РФ элемтә һәм масскакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексй Волин һәм Кытай республикасының сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Шана Бина.

23-25 сентябрьдә Казан ИТ-паркында узган утырышларда Россия һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлек буенча мөһим сораулар күтәрелде, дип хәбәр итә Алексей Волин.

“Сөйләшелгән темалар арасында – кесә телефоны операторлары эше, роуминг мәсьәләсе, почта эше, ике ил чигендәге радиовещание сораулары, интернет эше һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү”, - дип санады министр урынбасары.

Аның сүзләрендә барлык мәсьәләләр буенча алга таба хезмәттәшлек буенча карар чыгарылды. “Төп вазифа – Россия һәм Кытай гражданнарына бер-берсе белән үзара аралашу, хезмәттәшлек итүне җиңеләйтү, - дип аңлатты Алексей Волин. – Бу, беренче чиратта, роумингка да кагыла. Бу мәсьәләгә күбрәк игътибар итәргә дигән теләкләшлек белдерелде. Төп идея - Россия вәкилләре Кытайга килгәч үз сим-карталары белән куллануны дәвам итсеннәр, чит илдә телефон өчен кулланылган чыгымнар гражданнар өчен кулай булсын”.

Утырыш барышында шулай ук почта элемтәсе һәм илләр арасындагы электрон сәүдәгәрлек сораулары да күтәрелде.

“Кыйтай коллегалары белдергәнчә,  Кытайда электрон коммерция күләме 10 млрд.доллардан арта. Бу бик зур сумма, - дип белдерде Алексей Волин. – Россиядә дә электрон сәүдә базары арта бара. Бүгенге көндә Россия Кытай арасындагы сәүдә логистикасы буенча башта товар Кытайдан Мәскәүгә китерелә, аннары гына ил буйлап таратыла. Без очрашуда әлеге логистикага башка шәһәрләрне өстәү мөмкинлекләре турында сөйләштек, мәсәлән, Новосибирск, Екатеринбург, Самара шәһәрләрендә аерым сәүдә нокталарын булдыру”.

“Безнең ил өчен мөһим сорауларның берсе -  Россия һәм Кытай чигендәге радиовещание. Чөнки кайчак Россиядә дә, Кытайда да кесә телефоны операторлары эшендә, теле-, радиоэфирда тоткарлыклар була., - диде министр урынбасары. – Диапазон ешлыклары турында үзара мәгълүмат белән алышып тору кирәк, чөнки безнең илләрнең ешлык планнары төрле. Кытайда ешлыклар күбрәк телевидениегә бирелгән.”

Подкомиссия утырышында күтәрелгән сораулар протоколга теркәлгән. Алар буенча эшләр Россия-Кытай Комиссиясенең ике ил хакимияте очрашуларында дәвам ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International