Халыкара өлкәннәр көнен бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында да билгеләп үттеләр. Элемтә һәм мәгълүматлаштыру өлкәсе ветераннары өчен тантаналы концерт оештырылган иде. Шулай ук һәр теләгән кеше илнең теләсә кайсы почмагына бушлай шалтырата ала иде.
Чараны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов башлап җибәрде.
“Бу, беренче чиратта, яшьләрнең өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү көне, - диде ул. – Сез барыгыз да мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсен үстерүгә мөһим өлеш кертүче. Сезнең эш нәтиҗәсендә бүгенге көндә Татарстанда әлеге өлкә югары үсеш алды. Хөрмәтле ветераннар, мин Сезгә ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, тыныч көннәр телим! Яшь буын Сезне шатландырып кына торсын! Бәйрәм белән!”
Министр өлкәннәрне компьютер буенча грамоталыкны арттырырга Google оештырган махсус проектта да катнашырга чакырды.
Заманча технологияләр белән куллану тормышны җиңеләйтә. Чарада катнашып, Интернетның файдалы якларына төшенеп булачак. Чара кысаларында Татарстан ветераннарының Интернет үзләштерү чемпионнарына махсус бүләкләр дә каралган.