«Google белән алга» мәгариф инициативасы үз эшен ИТ-паркта башлый

2013 елның 29 сентябре, якшәмбе

Казан ИТ-паркында 1 октябрьдә “Татарстан, алга!” программасы старт алачак. Бу «Google белән алга» масштаб мәгариф инициативасының беренче этабы. Ул Россия төбәкләрендә Интернет-технологияләр үстерүгә юнәлгән.

1нән 13нче октябрьгә кадәр Казанда бизнес-семинарлар, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен лекцияләр, мәгариф өлкәсендәге белгечләр өчен махсус программалар һәм разработчиклар өчен конференцияләр узачак.

Бизнес-семинарлар кысаларында белгечләр Интернетта бизнес булдыру серләре турында сөйләячәкләр. Студентлар өчен лекцияләрдә яшь белгечләр интернет аша халыкара танылу ия булуга өйрәтәчәкләр.

Мәгариф белгечләре махсус квалификацияне арттыру курслары узачаклар. Курсларда алар мәгариф өлкәсендә Интернет-технологияләрне эффектив куллану турында беләчәкләр. Разработчиклар өчен махсус конкурс - «Хакатон» оештыралачак.

Программаның соңгы чарасы булып, YouTube тагы видеохостинг мөмкинлекләренә багышланган лекция булачак. Катнашучылар сыйфатлы контент булдыру һәм аның ярдәмендә акча эшләү мөмкинлекләре турында беләчәк. Бу турыда компаниялар экспертлары, музыкантлар сөйләячәк.

Бар сессияләр бушлай үткәрелә.

Чараларда катнашыр өчен сайтта теркәлү узарга кирәк: http://vpered.withgoogle.com/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International