26-28 сентябрь көннәрендә Татарстаннан делегация республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Сочи-2013” XII Халыкара инвестицион форумда катнаша.
Делегация состасында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зәрипов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, берничә министрлык һәм ведомстволар, финанс һәм банк оешмалары, югары уку йортлары җитәкчеләре катнаша.
27 сентябрьдә республика делегациясе форумның тантаналы ачылышында катнашачак. Шулай ук ТР экспозицияләре күргәзмәсе презентациясендә, Халыкара инвестицион форумның “Икътисади үсеш һәм тормыш сыйфаты” пленар утырышында катнашачак. Утырышта РФ Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев катнашы да көтелә.
Форум программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Тверь өлкәсе губернаторы Андрей Шевелев белән дә очрашачак. Очрашу кысаларында ике регион арасында 2013-2015 елларга сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәдә килешүгә кул куелачак.
28 сентябрь РФ Хөкүмәт Рәисе РФ субъектлары башлыклары белән очрашачак. Очрашуның темасы – “Регионнарда инвестицияләр үсеше стандартлары”, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы матбугат хезмәте.