25-27 июньдә Казанда ТР Радиотелевизион тапшыру үзәге объектларында планлы эшләр башкарылачак. Нәтиҗәдә аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программалары өзелеп торачак.
Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үткәргән тармак предприятиеләре белән узган киңәшмәдә WorldSkills Kazan 2019 дөнья эшче һөнәрләре чемпионатының сыйфатлы телекоммуникация инфраструктурасын тәэмин итү планында элемтә операторлары тарафыннан үткәрелә торган эшләр турында сүз барды. Исегезгә төшерәбез, халыкара ярышлар август ахырында Казанда узачак.
Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы төрле тармак предприятиеләренең кадрлар хезмәте өчен хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен үстерү темасына ачык семинар үткәрде.
Цифрлы икътисад. Иннополис университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Кванториум» балалар технопаркы» Россия Федерациясенең «Цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы грантлары отты. Грант акчалары белем бирү учреждениеләренә белем бирү продуктлары спектрын киңәйтергә, аларны һәркем файдалана алырлык итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, июнь аенда «Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыручы үзәге» РТРС филиалы объектларында аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын өзеп тору белән планлы эшләр үткәреләчәк.
Тәүлекнең вакытында дөньяның теләсә кайсы почмагыннан «Ана теле» онлайн-мәктәбендә татар телен өйрәнергә була. Тел платформасы татар телен гамәлдә куллану дәрәҗәсен күтәрү генә түгел, татар халкының мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге дә бирә.
Пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән интернет челтәреннән актив файдаланучылар (50+), шулай ук компьютер белеме курсларында яки компьютерда һәм интернет челтәрендә мөстәкыйль рәвештә белем алган пенсионер-инвалидлар «Интернетка рәхмәт – 2019» бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла.
29 июньдә төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы барлык теләүчеләрне Ачык ишекләр көненә чакыра.
Бүген Байлар Сабасында сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат базасында web-сайтлар эшләү буенча мәктәп лагерының профильле сменасы ачылды, аның эше 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Узган ялларда Казанда ИТ-парк мәйданчыгында "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБО флагман проектларының берсе булган "Цифрлы алгарыш" бөтенроссия конкурсының төбәк этабы старт алды.