Татарстан укучылары бушлай цифрлы күнекмәләр ала

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

«IT-cube» балалар иҗат үзәгендә Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының Төбәкара компетенцияләр үзәге базасында IT-һөнәрләргә бушлай белем бирү курсларына укучылар җыялар. Дәресләр сентябрь аенда ук башланачак.

Укыту түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла::

  • Мобиль робототехника - 6 яшьтән
  • VR/AR-кушымталар эшләү - 12 яшьтән
  • "Java» программалаштыру теле - 12 яшьтән
  • Система белән идарә итү - 12 яшьтән
  • Кибергигиена - 13 яшьтән
  • "It-Samsung" мобиль эшләнмәсе - 14 яшьтән
  • «Python» программалаштыру теле – 14 яшьтән.

Гаризаны IT-Cube сайтында бирергә мөмкин. Дәресләр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Б. Галеева ур., 3а. Элемтә өчен телефон: (843) 203-55-55.

Фото: МЦК-КТИТС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International