ЮХИДИ штрафлары турында карарларны электрон рәвештә - ТР Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин

2019 елның 23 августы, җомга

ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы яңа сервис автомобиль хуҗаларына тәкъдим ителә. Хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы карарны электрон рәвештә – кәгазь йөрткечләр урынына алырга мөмкин.​

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен карарлар (штрафлар) турында электрон рәвештә мәгълүмат алу өчен, ЕСИА стандарт хисап язмасын кулланып, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында (идентификацияләү һәм аутентификацияләү бердәм системасы) язылуны рәсмиләштерергә кирәк. 

ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар өчен сервиска керү - бушлай.

Документларны кәгазьдә алырга теләсә кайсы вакытта кире кайтырга мөмкин.

Мөһим! Электрон рәвештә Сез Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фото- һәм видеофиксацияләү приборлары нигезендә чыгарылган штрафлар турында гына карарлар алачаксыз.

Фото: zr.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International