20-23 июньдә Иннополис Университетында узачак Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының йомгаклау этабына Россиянең 60 регионыннан 600 яшь робот техникадан тыш беренче тапкыр чит илләрдән катнашучылар киләчәк. Халыкара командалар өчен теркәлү "Innopolis Open" аерым ярышлары кысаларында беренче тапкыр ачылды, алар Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының төп программасы белән параллель рәвештә узачак.
Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «Стемлаб/Stemlab» көндезге уку ит-лагере оештыра. Программа 6 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән.
Казанда ИТ-парк мәйданчыгында 15 һәм 16 июньдә цифрлы икътисад өчен яңа кадрлар эзләү максатында «Цифрлы алгарыш» конкурсының төбәк этабы – «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО флагман проекты узачак.
12 июнь көнне "Татарстан почтасы" УФПС почта бүлекчәләрендә ял көне дип игълан ителде. Бу көнне элемтә бүлекләре белән почта алмашу, почта җибәрүләре, вакытлы матбугат басмалары китерү һәм почта тартмаларыннан язма корреспонденция чыгару гамәлгә ашырылмый.
Быел КФУның ИТИС Югары мәктәбендә «Интеллектуаль робот техникасы» бакалавриатның яңа программасына туплау ачыла. Документлар 20 июньнән КФУның абитуриентлар өчен сайтында кабул ителә башлаячак.
Бөтен Россиядән һәм чит илләрдән Social Idea Халыкара социаль проектлар конкурсына гаризалар 19 июньгә кадәр кабул ителә.
Бүген инвестицияләр җәлеп итү һәм экспортка ярдәм итү буенча Ерак Көнчыгыш агентлыгы (АПИ АКБО) һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Яклар мәгълүмат технологияләре өлкәсендә бизнес-проектларны алга этәрүдә һәм гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итәргә, кече һәм урта бизнес өлкәсендәге проектларга ярдәм итәргә, мәгълүмати-инновацион эшчәнлек мәсьәләләре буенча форумнар, семинарлар һәм конференцияләр уздырырга планлаштыралар.
Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәрендә филиалларның 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча ел саен үткәрелә торган корпоратив конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге филиалы җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм ЭРТИКО-ИТС Европа халыкара компаниясе бу көннәрдә Эйндховен шәһәрендә (Нидерланд) уза торган интеллектуаль транспорт системалары буенча 13 нче Европа конгрессы кысаларында хезмәттәшлек турында килештеләр.
Бүген ПХИФ-2019 кырларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Яндекс.Маркет» компаниясе арасында интернет-сәүдәне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яндекс.Маркет» ҖЧҖ генераль директоры Максим Гришаков кул куйды.