2-3 сентябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан нефть, газ, химия форумы - 2019 кысаларында гадәттәгечә «GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе һәм «Геодезия һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Ел саен бу чаралар геомәгълүмати системаларны, геодезия һәм картографияне куллануга заманча карашлар турында сөйләшүдә катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән дәүләт секторы, фән һәм бизнес вәкилләрен җыя.
Конференцияне оештыручылар: ТР Хөкүмәте, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге, Казан ярминкәсе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.
Катнашучылар әйләнә-тирәлекне саклау, авыл һәм урман хуҗалыгы, нефть-газ сәнәгате, шулай ук кадастр эшләрен алып бару, милек комплексы белән идарә итү өлкәсендә геомәгълүмати системалар һәм космик мониторинг мәгълүматларын булдыру һәм куллану мәсьәләләре турында фикер алышачак. Моннан тыш, конференциядә геодезия һәм кадастр эшләрен заманча югары төгәл координат - вакытлы тәэмин итү, геодезия, картография, геоинформатика һәм җирне дистанцион зонд белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләре каралачак.
«Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль мәсьәләләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен 30 августка кадәр электрон заявка җибәрергә, шулай ук электрон билет алу өчен мәҗбүри теркәлү узарга кирәк.
Фото: pixabay.com