«Балалар Бердәм» хәйрия фонды карамагындагыларга почта бүлекчәсе буенча экскурсия уздырдылар

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Бүген Казанның Кремль урамы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан почта элемтәсе бүлеге хезмәткәрләре «Балалар Бердәм» хәйрия фондыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен экскурсия һәм мастер-класс үткәрделәр.

Чара вакытында почта хезмәткәрләре 19 нчы гасыр хат ташучысының ничек күренүен һәм хезмәткәрнең заманча формасын күрсәттеләр. Балаларга ни өчен индекс кирәк һәм нинди почта штемпельләре булуы турында сөйләделәр.

Балалар алдан хатлар әзерләделәр, открыткалар яздылар, кайберләре хәтта рәсемнәрдә дә тарихлар яздылар. Аннары Россия Почтасы хезмәткәрләре почта бүлеге индексының дөрес тутырылуын күрсәттеләр, балаларга маркаларны ябыштырырга һәм маркага махсус штемпель куярга булыштылар. Почта бүлекчәсенә бару балаларны җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотарга өйрәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International