Казанда беренче мәктәп IT-стартаплары фестивале узды

2019 елның 16 августы, җомга

Бүген Казан IT-паркында «IT-Jump PRO» яшьләр инновацияләре кампусы финалы узды. Җиде катнашучыга Севастопольдә Бөтенроссия кейс-чемпионатында чыгыш ясарга туры киләчәк.

«IT-Jump PRO» яшьләр инновацияләре кампусы кысаларында 12-17 яшьлек 90 укучы программалаштыру, дизайн, маркетинг һәм проект идарәсендә белем алды. Катнашучыларның географиясе Казан, Әлмәт, Буа, Ижевск, Мәскәү һәм Санкт-Петербургны үз эченә ала.

«IT-Jump PRO» фестивале җиңүчеләре дип ике проект танылды: «Virtual Nature» - виртуаль чынбарлык технологиясе нигезендә бөтен дөнья буйлап сәяхәт һәм «EngTalk» - инглиз телен өйрәнү өчен чат-бот. Проект авторларына «Байтик» лагере сменаларында катнашу өчен 10 000 сумлык дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.

Икенче урынны начар ишетүче кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Bantuan Bot» һәм виртуаль чынбарлык технологиясе ярдәмендә ремонтны проектлау өчен «Building Layot» проектларына бирделәр. Моннан тыш, «Bantuan bot» проекты онлайн-тавыш бирүдә җиңгән өчен «иң ХАЙП проекты» номинациясендә бүләккә лаек булды.

Өченче урынны өч команда бүлеште. «VR-дәресләр» проекты виртуаль чынбарлыкта 3D-объектлар ярдәмендә мәктәп материалларын үзләштерергә мөмкинлек бирә. «Mathima» командасы укучылары математиканы педагоглар ярдәменнән башка мөстәкыйль өйрәнү өчен проект булдырдылар. Өченче проект - чаралар эзләү өчен «Eventor» платформасы.

«IT-Jump PRO» яшьләр инновацияләре кампусының иң яхшы проекты дип «Китап» игълан ителде - беренче татар онлайн-китапханәсе. Балалар биремне бик профессиональ рәвештә үтәделәр һәм кыска вакыт эчендә сайт булдыра алдылар.

Экспертлар шулай ук Севастопольдә Бөтенроссия кейс-чемпионатында катнашу өчен җиде актив һәм талантлы егет-кызны сайладылар. Укучылар үз проектларын бөтенроссия дәрәҗәсендә тәкъдим итә һәм топ компания-партнерлар кейслары белән эшли алачаклар.

Фото: IT-Jump PRO оештыру комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International