InnoCTF Junior 2019 теркәлү башланды

2019 елның 16 августы, җомга

21-22 сентябрьдә Иннополис Университеты Россия һәм чит илләрдән 9-11 сыйныф укучылары арасында мәгълүмати куркынычсызлык буенча глобаль онлайн-турнир оештыра.

Командаларга криптография, стенография буенча биремнәр хәл итәргә туры киләчәк. Турнир «флагны яулап алу» уены форматында узачак – һәр уңышлы хәл ителгән бурыч өчен команда «флаг» ны колачлый һәм призлы баллар ала. Иң аз вакыт эчендә иң күп балл җыючылар җиңәчәк.

Гаризалар 20 сентябрьгә кадәр InnoCTF Junior 2019 рәсми сайтында кабул ителә.

Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары Иннополис университетының мәгълүмати куркынычсызлык мәктәбендә 4 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр бушлай катнаша ала.

Фото: Иннополис Университеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International