«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасы кысаларында «УМНИК-Сбербанк» конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс цифрлы икътисадның үтәли технологияләр өлкәсендәге һәм глобаль IT-экосистеманы булдыруга ярдәм итә торган проектларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Анда катнашырга 18-30 яшьлек студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, инноваторлар, эшкуарлар һәм югары технологияле компанияләрнең хезмәткәрләре чакырыла.
Конкурс темалары «Цифрлы икътисад» милли программасының үтәли цифрлы технологияләренә туры килә: ясалма интеллект, виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык технологияләре, робот техникасы һәм сенсорик компонентлары, чыбыксыз элемтә технологияләре, квант технологияләре, бүленгән реестр системалары.
Иң яхшы проектларның авторлары үз идеяләрен тормышка ашыру өчен 500 мең сум күләмендә грант алачак.
Гаризалар 2019 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу өчен сайтта гариза тутырырга кирәк.