«Казан Экспо» территориясендә почта элемтәсе бүлеген ачу

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздыру чорында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә почта элемтәсе бүлеге эшләячәк.

Эш режимы 2019 елның 22 августыннан 26 августына кадәр: 09:00 сәгатьтән 18:00гә кадәр, Татарстан Республикасы, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Күргәзмә ур., 1 нче йорт адресы буенча.

Почта бүлегендә һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышланган почта маркалары һәм сувенир продукциясе тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International