Экспертлар Бизнес-инкубаторга перспективалы IT-проектларны сайлап алачаклар

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

7-8 сентябрьдә Яр Чаллы ИТ-паркы Бизнес-инкубаторга стартапларны 36 нчы сайлап алу үткәрәчәк. Сайлап алу өчен, үсеш стадиясенә карамастан, теләсә нинди технологик проектлар: идея дәрәҗәсеннән алып халыкара базарга чыгуга кадәр гариза бирә ала.

ИТ-парк Бизнес-инкубаторы - IT-стартапларга ярдәм итү һәм аларны алга таба тышкы базарга чыгару мәйданчыгы. Бизнес-инкубатор төзелгәннән бирле Уфа, Ижевск, Пермь, Самара, Чиләбе һәм башка шәһәр эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтелде.

Сайлап алу көннәрендә экспертлар белән очрашулар, гамәлдәге практиклардан мастер-класслар һәм шәхси консультацияләр үткәрү планлаштырыла. Экспертлар жюрие составына бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, IT-белгечләр һәм җәмәгать эшлеклеләре керәчәк.

Уңышлы сайлап алу нәтиҗәләре буенча стартапларны әзерләүчеләргә проектны менторлар белән тәэмин итү, белем бирү программаларына керү мөмкинлеге, инвестицияләр, бухгалтер һәм юридик ярдәм җәлеп итү, үз командалары өчен заманча һәм тулысынча җиһазландырылган эш урыннары тәкъдим ителәчәк.

Гаризалар 30 августка кадәр сайтта кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International