Татарстан халкы Россия Почтасы курьерлар белән ташу хезмәтеннән ике тапкыр диярлек ешрак файдалана башлады

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Татарстанда Россия Почтасы курьер хезмәте күрсәтүгә ихтыяҗ арту күзәтелә. 2019 елның 1 яртыеллыгында республика халкы почта курьерлары ярдәмендә 70 меңнән артык юллама җибәргән һәм алган, бу узган елның күләменнән 40% ка артык.

Интернет-кибетләрдән товарлар китерүгә заказлар саны да тиз темплар белән арта. Эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр җибәрә торган посылкалар күләме арта бара.

Татарстан Республикасы буенча Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләрендә курьерлар белән тәэмин итү хезмәтләре күрсәтелә. Казан шәһәренә 14 курьер хезмәт күрсәтә. Шулай ук Казан шәһәре, Вокзал яны мәйданы,1 Тел. (843) 291-55-63, 291-55-38, 291-55-77 адресы буенча клиентлар залы эшли.

Әйтергә кирәк, соңгы вакытта интернет-мошенниклык очраклары ешайды. Үзеңне саклау өчен, социаль челтәрләргә һәм аз билгеле сайтларга заказ биргәндә, сатучыдан, кертемнәр исемлеге белән салынган түләү белән җибәрүне таләп итегез.

Россия Почтасы курьерын 8-800-200-50-55 телефоны буенча чакыртырга мөмкин, шалтырату бушлай.

Фото: «Татарстан почтасы» ФПС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International