Казан укучысы информатика буенча Европа юниорлар олимпиадасында Россия җыелма командасы составына керде

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Казаннан сигезенче сыйныф укучысы Булат Харисов Россия җыелма командасы составында информатика буенча Юниорлар европа олимпиадасында чыгыш ясаячак. EJOI халыкара ярышына катнашучыларны сайлап алдылар һәм Иннополис Университеты базасында әзерләделәр. Алар 23-29 августта Словениядә 23 илдән килгән көндәшләр белән көч сынашачак.

eJOI (European Junior Olympiad in Informatics) - 15 яшькә кадәрге программистлар ярышы, информатика буенча Халыкара олимпиада кагыйдәләре буенча үткәрелә. Ул сынау һәм ике төп турны үз эченә ала. Анда катнашырга Европа Советы әгъзалары булган илләр командалары чакырылган. Һәр команданы ике җитәкче һәм дүрт укучы тәкъдим итә.

Яшүсмерләр арасында информатика буенча Европа олимпиадасы беренче тапкыр 2017 елда Болгария башкаласында узды. 2018 елда ярыш Иннополис Университеты үз мәйданчыгында узды. Россия укучылары ике җыелма команда булып чыгыш ясадылар һәм дүрт алтын һәм дүрт көмеш медаль яуладылар.

2019 елда Россияне Казаннан Булат Харисов, Чиләбедән Даниил Клищ, Мәскәүдән Николай Павлек һәм Дмитрий Галатенко тәкъдим итәчәк. Алар Мәскәү, Свердловск һәм Оренбург өлкәләре, Татарстан, Мордовия һәм Дагыстаннан килгән 6-9 нчы сыйныф укучылары арасында җыеннарда иң яхшылар дип табылды.

Фото: Иннополис Университеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International