Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин "Яшь профессионаллар" илкүләм чемпионаты призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән тренерлар белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, май аенда Казанда узган һөнәри осталык буенча Россия чемпионатының ИТ-компетенцияләрендә татарстанлылар 12 алтын, 8 көмеш, 5 бронза медаль һәм 6 медаль яуладылар. ИТ-юнәлештә катнашучыларның өлеше нәтиҗәсендә Татарстан медаль зачетында Россия төбәкләре арасында җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Шәмәрдән авылының телеүзәгендә 2 июльдән 4 июльгә кадәр план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында узган традицион атналык киңәшмәдә «Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә» министрлыгының Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры Владимир Якимов хәбәр итте. Мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше (51%) цифрлы сигнал кабул итү өчен җиһазлар куллануга кагыла: приставканы, антеннаны ничек тоташтырырга, телевизион каналлар көйләргә. Татарстан халкын 19% техник моментлар, мәсәлән, цифрлы сигналның сыйфаты кызыксындырды. Шулай ук республика халкының сораулары социаль яктан якланмаган гражданнар категорияләре өчен адреслы ярдәм чаралары белән бәйле иде.
«ICL системалы технологияләр» компаниясе белгечләре җитештерү җиһазлары эшендә иртә стадиядә тайпылышлар табуның акыллы системасын булдырдылар. Технология мәгълүматлар анализын куллана һәм предприятиеләрдә ватылу яки һәлакәт вакытын билгели ала.
Цифрлы платформалар һәм программа продуктларын эшләү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен федераль бюджеттан субсидияләрне Татарстан предприятиеләре «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасы кысаларында ала алачак.
Татарстанда 2019-2021 елларда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Мәгълүмат инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 3 меңгә якын социаль әһәмиятле объект Интернетка киң полосалы үтеп керү мөмкинлеген тәэмин итү планлаштырыла. Алар арасында - ФАПлар, мәктәпләр, янгын сүндерү бүлекләре.
Россия Почтасы курьерыннан товар алганда, татарстанлылар заказны интернет-кибетеннән банк картасы белән түли ала.
6-7 июльдә Казан ИТ-паркында бизнес-инкубаторга 35 сайлап алу узачак. Сайлап алуда катнашуга, үсеш стадиясенә карамастан, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге стартап-проектлар чакырыла. Сайлап алу экспертлары булып ИТ-тармак вәкилләре, бизнес-бергәлек вәкилләре, шулай ук компанияләр җитәкчеләре чыгыш ясаячак.
Соңгы вакытта электрон почта аша алдакчылар хатларын тарату очраклары ешайды. Бу фишинг ("fishing", ингл. - "кармакка тоту") дип атала. Сездән эш почтасына килгән хатларга игътибар белән каравыгызны сорыйбыз. Караклардан килгән хат компьютерны зарар китерүче вирус белән зарарландырырга, сезнең өчен мөһим булган мәгълүматларны юк итү һәм сезнең банк карталарыгызга "доступ" ачылу белән бәйле булырга мөмкин!
Иннополис Университетында 2019 елгы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы тәмамланды, анда 10 категория буенча медальләр өчен Россия Федерациясенең 54 төбәгеннән 500дән артык катнашучы көрәште. Татарстан укучылары биш медаль яулады: бер алтын, бер көмеш һәм өч бронза.