Узган елның 28 августында Иннополис көндәлек эшләр өчен пилотсыз таксилардан файдаланырга мөмкин булган дөньяда беренче шәһәр булды. Бүгенге көндә әлеге шәһәрдә яшәүчеләр пилотсыз автомобильләрдә инде 4 меңнән артык сәяхәт кылган.
Иң популяр юнәлеш булып эштән өйгә юл торды. Рекордсмен да барлыкка килде - бер ел эчендә Иннополис кешесе пилотсыз таксидан 100 тапкыр диярлек файдаланган!
Яндекс пилотсыз такси руле артында беркем дә юк. Автомобиль үзе хәрәкәт итә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үти, җәяүлеләрне үткәрә һәм пассажирны тиешле урынга кадәр уңайлы һәм куркынычсыз итеп җиткерү өчен барысын да эшли. Әлегә салонда һәрвакыт инженер-сынаучы бар, ул пассажирның алгы утыргычында утыра һәм сәфәр штат режимында баруын күзәтә.
"Киләчәктә Иннополис тулысынча пилотсыз такси эшләтеп җибәреләчәк беренче шәһәрләрнең берсе булырга мөмкин. Мондый сынау проектлары технологияне үстерү генә түгел, ә пилотсыз такси сервисын зур шәһәрләрдә күпләп куллануга әзерләргә дә мөмкинлек бирә, бу инде якындагы 3-4 ел дәвамында башланачак", - дип шәрехли Яндексның пилотсыз автомобильләре юнәлеше җитәкчесе Дмитрий Полищук.
Фото: Яндекс компаниясе