2019 елның 1 ноябренә кадәр студентлар һәм 28 яшькә кадәрге яшь IT-белгечләр мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Honor Cup 2019 Евразия ярышларында катнашырга чакырыла. Конкурс һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Узган ел ярышларда 11 меңнән артык кеше катнашты.
Сайлап алу этабында 15 сентябрьгә кадәр онлайн-викторина узарга кирәк. Конкурсантларның агымдагы нәтиҗәләре белән рейтинг түбәгдәге номинацияләр буенча формалаштырыла:
10-13 октябрь көннәрендә ярышлар сайтында экспертларның ачык сорауларына җавап форматында узачак киләсе этапка югары нәтиҗәләр белән катнашучыларны чакырачаклар. Финал Мәскәүдә узачак, шунда ук җиңүчеләрнең исемнәрен игълан итәчәкләр. Төп бүләк - $10 000 һәм Кытайга бару мөмкинлеге.
Фото: pexels.com