Словениядә узган олимпиадада 23 илдән 86 программист катнашты. Россия җыелма командасы составына дүрт укучы керде, шул исәптән яшь казанлы да. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.
Шәхси зачетта казанлы Булат Харисов һәм Чиләбедән Даниил Клищ, көмеш медальне мәскәүлеләр Николай Павлек һәм Дмитрий Галатенко яулады.
Ejoi2019га Иннополис Университеты базасында Россия командасын формалаштыру өчен укыту-тренировка җыеннары узды. Җыелма команда составына эләгү өчен укучыларга информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау яки төбәк этабында һәм М.Келдыш исемендәге информатика буенча Беренче Бөтенроссия олимпиадасында уңышлы чыгыш ясарга кирәк иде.
eJOI (European Junior Olympiad in Informatics) — 15 яшькә кадәрге программистлар ярышы, информатика буенча Халыкара олимпиада кагыйдәләре буенча үткәрелә.
Информатика буенча яшүсмерләр арасында Европа олимпиадасы беренче тапкыр 2017 елда Болгария башкаласында узды. 2018 елда ярыш үз мәйданчыгында Иннополис Университеты кабул итте. Ул вакытта Россия укучылары ике җыелма команда чыгыш ясады һәм дүрт алтын һәм дүрт көмеш медаль яулады.
Фото: Иннополис Университеты