ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында антенна сигнал кабул иткән аналог телетапшыруын сүндерүгә кадәр нәкъ 100 көн калды.  Цифрлы телевидениегә тоташу өчен кирәкле җиһазларны сатып алырга өлгерегез!


5
июль, 2019 ел
җомга

5 июльдән гуманитар ярдәм белән посылкаларны Иркутск өлкәсендә су басудан зыян күргән кешеләр өчен Татарстанның теләсә кайсы почта бүлегеннән бушлай җибәрергә мөмкин. Посылка һәм тараны гына түләргә кирәк.

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (Инновацияләргә ярдәм фонды) «Цифрлы икътисад» милли программасы кысаларында продуктлар, сервислар һәм платформа чишелешләрен эшләүгә ярдәм итү буенча беренче ике конкурс игълан итте. Алар инновацион кече предприятиеләр өчен грантлар бүлеп бирүне күздә тота. 


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы стеналарыннан 194 студент чыкты, аларның 42се әлма-матерны кызыл диплом белән тәмамлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин котлады.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанда кыр көне кысаларында авыл хуҗалыгында мәгълүмат технологияләрен куллану буенча карарлар тәкъдим иттеләр.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2019/20 уку елына максатчан белем бирү кысаларында А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетына (КНИТУ – КАИ) укырга керүче абитуриентлар белән очрашу узды.

Татарстанда 2020 елның 1 яртыеллыгында Россия Почтасы каталогы буенча 1000нән артык басмага вакытыннан алда язылу кампаниясе уза. Август ахырына кадәр Язылу агымдагы яртыеллык бәяләре буенча башкарыла ала – махсус сайтта онлайн режимда да , почта элемтәсенең теләсә кайсы бүлегендә дә.


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан башкаласында 22 августтан 27 августка кадәр узачак WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына бик аз вакыт калды. Бүген Татарстан чемпионат катнашучылары, шулай ук аларның эксперт-остазлары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин ИТ-компетенцияләрдә ярышларга әзерлек турында фикер алышты.

Бүген ТР Элемтә министрлыгында телекоммуникация тармагының иң эре вәкилләренең берсе һәм күпләп сату җепселләре һәм коннекторлар җитештерүче һәм тәэмин итүче TTAF Elektronik Төркия компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.

«Сез безнең җәмгыятьнең иң актив өлеше, безнең лидерлар! Ярышларда алган тәҗрибә сезгә тормышта һәрвакыт башкалардан алда булырга ярдәм итәчәк!» - дигән сүзләре белән бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International