«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасы кысаларында ел ахырына кадәр Татарстанның 566 объекты Интернетка тоташтырылачак

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Октябрьдән Татарстанда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында социаль әһәмиятле объектларны интернетка тоташтыру башлана. Болар - мәктәпләр, җирле үзидарә органнары, фельдшер-акушерлык пунктлары, Росгвардия бүлекчәләре, территориаль сайлау комиссияләре, янгын сүндерү бүлекләре.

Агымдагы ел ахырына кадәр эшләрне башкаручы - «Таттелеком» ҖАҖ 566 объектны Интернетка тоташтырачак. Гомумән алганда, 2021 елга кадәр оптик-җепселле, спутник һәм башка элемтә линияләре аша Татарстанның 1913 социаль-әһәмиятле объекты Интернетка тоташтырылачак.

«Мәгълүмат инфраструктурасы» федераль проекты элемтә челтәрләрен үстерүгә, мәгълүматларны эшкәртү буенча Россия үзәкләре системасын үстерүгә, гражданнар, бизнес һәм хакимият ихтыяҗларын тәэмин итү өчен цифрлы эш платформаларын гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International