Айрат Хәйруллинның программист көне белән котлавы

2019 елның 13 сентябре, җомга

Хөрмәтле IT-индустрия хезмәткәрләре, коллегалар һәм дуслар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – программистлар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм үз һөнәри эшчәнлекләрен компьютер программаларын эшләү белән бәйләгән барлык кешеләрне берләштерә, һәм традицион рәвештә елның 256 көнендә билгеләп үтелә. Символик сан 256 - ул төрле дәрәҗәдәге Сан, аларны бер сигез разрядлы байт ярдәмендә чагылдырырга мөмкин.

Бүгенге көндә мәгълүмати технологияләр республика үсешенә һәм безнең халыкның тормыш сыйфатын арттыруга турыдан-туры йогынты ясый, һәм бу динамик процесста программа кодын иҗат итүчеләр иң мөһим роль уйный. Һәр алдынгы IT-проект артында торган нәкъ менә шушы кешеләр тарих барышын үзгәртә алалар!

Татарстан илдә иң көчле IT - мәктәпләрнең берсе белән горурлана ала, бу безнең егетләрнең программалаштыру буенча зур халыкара ярышларда җиңүләре белән раслана. Безнең төбәктә мондый профессионалларның елдан-ел арта баруын аңлау бик күңелле: ел саен 12 югары уку йорты, шулай ук 16 техникум һәм көллият 3 меңгә якын IT-белгеч чыгара!

Бу егетләрнең барысына да үз төбәгендә ихтыяҗ зур.  Бүген Татарстанда 2 меңгә якын IT-компания эшли, аларның ишекләре талантлы программистлар өчен һәрвакыт ачык. Югары квалификацияле кадрларны җәлеп итү урыны - Иннополис шәһәре – бүген монда иң кыю һәм кызыклы проектлар – пилотсыз автомобильләр, акыллы йортлар, 5G челтәрләре гамәлгә ашырыла.

Татарстанның булачак цифрлы трансформациясе кысаларында барыбызга да зур уртак эш башкарырга туры киләчәк, һәм мин уртак тырышлык белән татарстанлыларның тормышын уңайлырак итәрбез дип ышанам! Сезгә сәламәтлек, кыйммәтле идеяләр һәм планнарыгызны тормышка ашыруда һөнәри уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International