Бу атнада Татарстанның кайбер районнарында телетапшырулар өзелеп торырга мөмкин

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге объектларында планлы ремонт эшләре үткәрелүе турында хәбәр итә.​

Телетапшыруларны өзү Аксубай һәм Тәтеш (12 сентябрь) һәм Кайбыч (13 сентябрь) районнарында яшәүчеләргә кагылачак.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы башкарылган эшләргә аңлау белән карауларын сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International