Инде иртәгә Россиядә Белем көне узачак. Мошенниклар бу бәйрәм алды вакытын алдауның яңа схемалары өчен сәбәп итеп кулланырга мөмкин.
Җинаятьчеләр ата-аналарга яки укучыларга мәктәп вәкиле исеменнән хәбәрләр җибәрә. «Баланы сыйныфка өстәү» сылтавы белән мошенниклар СМС кодын сорап алалар. Чынлыкта исә бу пароль башка сервисларга: «Дәүләт хезмәтләренә», онлайн-банкларга яки мессенджерларга карый. Әгәр кодны аларга әйтсәң, җинаятьчеләр шәхси аккаунтларга керү мөмкинлеген алачак.
Икенче схема яшүсмерләргә исәпләнгән. Мессенджерларда аларга янәсе әзерләнә торган конкурслар, флешмоблар яки Белем көне хөрмәтенә бәйрәм фотосессияләре турында язалар. Балаларга «катнашучылар исемлегендә үзләрен табарга» тәкъдим итәләр, моның өчен сылтама буенча күчәргә яки кертелгән файлны күчереп алырга кирәк. Документ кыяфәтендә гадәттә фишинг бите яки зарарлы программа яшерелә.