Илья Начвин Лениногорскта «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылган ишегалдын ачуда катнашты

2026 елның 31 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры Илья Начвин Лениногорскта эш сәфәрендә булды, анда ул Мәктәп урамындагы төзекләндерелгән ишегалдын ачу тантанасында катнашты.

Йорт яны территориясен 2020 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы нигезендә эшли башлаган «Безнең ишегалды» республика программасы буенча яңартканнар. Проектны гамәлгә ашыру чорында республикада 5,8 меңнән артык ишегалды төзекләндерелгән. Яңартылган территорияләрдә хәзер 1,6 миллионнан артык кеше яши. Лениногорскның үзендә инде 177 ишегалды территориясе үзгәргән. Хәзер бу олы буынга уңайлы ял итү урыннары, заманча мәйданчыклар, балаларга куркынычсыз уйный һәм үзләренең беренче дусларын табу урынынна әйләнде.

Илья Начвин халыкка Лениногорск районында элемтә инфраструктурасы үсеше турында сөйләде. 2026 елда бөтен Татарстан буенча 1100 база элемтә станциясе төзеләчәк һәм модернизацияләнәчәк, шуларның 17се Лениногорск районында планлаштырылган. Лениногорск, Керлинач, Кузьминовка, Каркалы, Иске Шөгер, Иске Иштирәк, Зәй-Каратай һәм Тукмак авылларында сигез станция эшли инде. Шулай ук районда тизйөрешле оптик җепселгә бакыр элемтә линияләрен алыштыру дәвам итә, оптика инде тугыз торак пунктка җиткерелгән.

Параллель рәвештә районның социаль учреждениеләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү эше бара. Лениногорск хастаханәләренә һәм поликлиникаларына 330 яңа компьютер урнаштырылган. Ә укытучылар иртәгә үк 500 заманча ноутбук белән яңа уку елын башлаячаклар. Быел районда Яңа Чыршылы һәм Иске Куакта ике яңа почта бүлекчәсе төзеләчәк, шулай ук Иске Иштирәк һәм Мордва Карамалыгында филиаллар ремонтланачак.

Чара ахырында Илья Начвин һәм Лениногорск районы башлыгы Марат Гыйрфанов Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы лауреатларына сертификатлар тапшырдылар: мәктәпләрнең 10 хезмәткәренә һәм балалар бакчаларының биш хезмәткәренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International