Татарстан элемтә министрлыгы региональ проектларны - региональ урман комплексы белән цифрлы идарә итү өлешендә - узган ял көннәрендә Казанда Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган күргәзмәдә тәкъдим итте.
Урман комплексының исәп системасы һәм геомәгълүмат системасы презентацияләнде.
Ел башыннан гамәлгә кертелгән исәп системасы агачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның федераль системасы белән мәгълүмат алмашырга мөмкинлек бирә. Ә урман кишәрлекләре буенча мәгълүматны карау өчен урманчылыклар хезмәткәрләре махсус мобиль кушымта кулланалар.
Тармак геомәгълүмати системасында бердәм картографик ярдәмдә урман фондының барлык чикләре, шулай ук урман үзгәрешләренең яки урман янгыннары формированиеләренең ачыкланган объектлары буенча комплекслы мәгълүмат тупланган.
Тиздән ике система да урманнан файдалану эшчәнлеге турында мәгълүмат чыгару өлешендә интеграцияләнәчәк.
Фото: Р. Кадыйров