«Байтик» лагере балаларны чираттагы бушлай сменаларга җыя

2019 елның 20 сентябре, җомга

Татарстанның "Байтик" лагере «IT-Jump PRO» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә проект эшчәнлеге һәм эшкуарлык цифрлы лагерена 12-17 яшьлек балаларны җыя. Көзге бушлай сменаларга электрон гаризалар (20 октябрь - 2 ноябрь; 16-29 ноябрь) лагерь сайтында кабул ителә. Сменаларда катнашырга теләүчеләрне конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алачаклар.

Исегезгә төшерәбез, «Байтик» лагере «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «Санлы икътисад» милли программасының грантын алды. Проект кысаларында Россиянең төрле төбәкләреннән 300 бала цифрлы сервисларны программалаштыру һәм эшләү буенча белем ала алачак.

Агымдагы елның август аенда узган беренче смена кысаларында Python телендә программалаштыру, шулай ук виртуаль һәм чынбарлыкка туры килгән SaaS-сервислар һәм кушымталар эшләү буенча Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Буа, Ижевск, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 91 укучы белем алды. Җәйге смена эшләүче IT-проектларны яклау белән тәмамланды. Аларның иң яхшыларының авторлары октябрь аенда Севастопольдә узачак халыкара кейс-чемпионатта Татарстанны тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International